Бөгелмә авазы

Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда “Агач эшләнмәләр ясау – вакыт сынавын узган һөнәрчелек” күргәзмәсе эшли.

Борынгы Русь заманнарыннан, IX гасырда барлыкка килгән дәүләтчелекнең беренчел чорыннан ук алып, көнчыгыш славян кенәзлекләрендә һөнәрчелек киң таралган булган.

Чүлмәк, күн, агач һәм таштан ясалган эшләнмәләр кебек кәсепләр нык үскән. Борынгы рус һөнәрчелек үсешенең беренче этабы ике гасырдан артык – ХII гасырның 20-30нчы елларына кадәр дәвам иткән. Эшләнмәләр саны чикләнгән һәм алар бик кыйммәт була. Бу вакытта һөнәрчелек өчен кирәкле корал-җиһазлар барлыкка килү чоры булып тора.

Икенче этап XII гасырның беренче өлешендә башлана. XVI гасырда һөнәрчелек вакытлыча туктап тора, әмма һөнәрчелек әйберләренә ихтыяҗ кала һәм крестьяннарга үзләренә кирәкле әйберләрне үзләренә әзерләргә туры килә. Промыселлар ХХ гасырга кадәр һөнәрчелекне алыштырып торган. Бу чорда җитештерү өчен төп материал һәрвакыт – агач. Нарат һәм чыршы эшкәртү киң таралган. Нарат агач эшләнмәләре йорт кирәк-яраклары өчен яхшы булган, ә чыршы торак, шәһәр ныгытмалары, остаханәләр, хуҗалык корылмалары төзүдә кулланылган.

Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда “Агач эшләнмәләр ясау – вакыт сынавын узган һөнәрчелек” күргәзмәсе ачылды, анда безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм хәзерге дөньяда да киң кулланылыш тапкан экспонатлар тәкъдим ителә. Агачтан ясалган кирәк-яраклар, матур декоратив эшләнмәләр бүген дә таң калдыра һәм сокландыра. Бу интерьер предметлары, савыт-саба, йорт кирәк-яраклары, шкатулкалар, уенчыклар һәм башкалар.

Картиналар агач кисү техникасында эшләнгән. Бу борынгы халык кәсебе. Россиядә агач кисеп эшләү   халык традицияләренә нигезләнгән.

Рельефлы кисү – киселеш элементлары фоннан югарырак яки аның белән бер дәрәҗәдә тора. Паннолар   шушы техникада башкарылган.

Скульптур кисү – скульптуралар булдыру – агачны уеп, телеп, юнып, кешеләрнең, хайваннарның, кошларның һәм башка объектларның аерым сыннарын сурәтләү. Ул агач уеп эшләүнең иң катлаулы төре булып тора, чөнки ул сынның күләмле күзаллавын, тойгыны, перспективаларны, пропорцияләрне саклауны таләп итә. Яссы өслек буенча кисемтә авыш, туры, киртләп, йолдызлар, гөмбәзләр, өстәмә беркетмәләр рәвешендә һ.б.  күрсәтелгән.

ХV гасыр азагындагы хезмәтләрдә көнчыгыш, көнбатыш, традицион рус орнаменты өстенлек итә, ул ХV-XVI йөзләрдәге агач кисеп эшләү юнәлешен үстерүгә зур йогынты ясый. Византия стилендәге үлән бизәкләренең борынгы сурәтләре сакланган. XX гасырдан да иртәрәк Италиядән алынган үлән бизәге уелган әйберләр барлыкка килә. ХVII гасырның икенче яртысында  фигуралы кисү күренә башлый.

Безнең эрага кадәр 8нче гасырдан башлап, безнең эрага кадәр кеше тарафыннан кулланылган агач савыт-саба тәкъдим ителгән һәм алар декоратив бизәк белән бизәлгән. Агач савыт-сабаларны, нигездә, яфраклы агачлардан ясаганнар. Ул төрле төрдә: уеп, кисеп, очлап, мичкә рәвешендә эшләнгән, кыршау белән тоташтырылган булган. Бигрәк тә савыт-саба, агач кружка, стакан, агач кашык, агач кисмәк популяр булган.

Мәдәни традицияләребезнең үзенчәлеген чагылдырган иң популяр нәрсә – ул агач кашыклар. Аларны өрәңге, юкә, каен, усак агачыннан кисеп эшләгәннәр. Алар безгә борын-борыннан килгән. Агач кашыклар турында тарихта беренче тапкыр Повести временных летта телгә алына, анда  князь Владимир мәҗлесе тасвирлана. Бу мәҗлестә дружиначыларны көмеш түгел, ә агач кашыклар белән сыйлый башлагач, алар канәгатьсезлек белдерәләр һәм тиз арада алар өчен көмеш кашыклар әзерләнә. Әмма агач кашыклар, металлургиянең көчле үсеше агач предметларны кысрыклап чыгаруга карамастан, Русьта әле бик озак яши. Хәзерге вакытта агач савыт-саба бинаның бизәү элементы булып тора. Матур бизәкле агач кашыклар кухня стенасында плитә янында бик матур күренә, ямь биреп, бинаны ниндидер җылылык белән тутыралар.

Көнкүрештә май язу гөбеләре кулланыла. Май язу турында иң элек искә алынган сүзләрне Библиядә табарга була, ул безнең эрага кадәр 2000 елга якын чорга туры килә. Май язу җайланмасы бәлки, VI гасырда ук булгандыр, чөнки Шотландиядә бу вакыт белән билгеләнгән гөбе капкачы табылган.  

Су һәм утын ташу, таулардан шуу өчен борынгы заманнардан алып, XX гасыр башына кадәр чаналар кулланылганы билгеле. Иң киң таралганы –киң җәелгән табанлы чана була. Бик сирәк очрый торган имән агачыннан ясалган һәм алар ныклыклары белән аерылып толрганнар. Агач чаналарда йөрү борынгы Русьта йөрү тәгәрмәчле арбаларга караганда мәртәбәлерәк санала, шуңа күрә чаналар барлык тантаналы очракларда да югары рухани затлар тарафыннан XVII гасыр ахырына кадәр кулланыла. Борынгы чаналар ерактан да, арттан караганда да кыяфәтләре белән көймәләрне хәтерләтә. Аларга бер ат җигелгән, өстенә кучер утырган. Бай боярларның, бигрәк тә бөек кенәзләрнең һәм патшаларның чанасы бай бизәкле булуы белән аерылып торган һәм бик кыйбатка төшкән.

Агач уенчыклар – безнең көнкүрешне ямьли, күзләрне шатландыра торган декоратив-гамәли сәнгатьнең иң борынгы төрләренең берсе. Уенчыклар һәрвакыт кешегә юлдаш булды. Уенчыкларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә ярата. Балалар өчен алар күңел ачу, уен булса, олылар чын шатлык китерә торган, балачак дөньясына илтә торган матур, кызык уенчыкларга рәхәтләнеп карыйлар.

XII гасырдан башлап, Русия территориясендә, уенчыклар ясау өчен төрле токымлы агачтан файдаланганнар. Мәсәлән, юкәдән зур шылтыравыклар һәм гөмбәләр,   йомыркалар, шарлар, чынаяклар һ. б. ясыйлар. Усак, каен, зирек, өрәңге, алмагач, груша пирамидалар, шахматлар   ясау өчен тотыла.

Дөньяда шактый күптән, безнең эрага кадәр берничә мең ел элек барлыкка килгән шкатулкалар аеруча зиннәтле әйбер булган. Ләкин алар кыйммәт булганлыктан, һәркемгә дә тәтемәгән. Алар бизәнү әйберләрен һәм кыйммәтле ташларны саклау өчен кулланылганлыктан, еш кына алтын, көмеш яки бронзадан ясалган. Ярлырак кешеләр тукыма яки башка кыйммәт булмаган материал белән тышланган агач шкатулкаларга ия булганнар. Шкатулканың бәясенә һәм сыйфатына карап, ул гаилә хәзинәсенә әверелә һәм нәселдән нәселгә тапшырылып килә. Хәзерге вакытта да ул кешеләр тормышында мактаулы урын алып тора.

Туган якны өйрәнү музеендагы уникаль экспонатлар аркылы  безнең төбәктә киң таралган һөнәрләрнең төрле төрләре турында күбрәк танышырга һәм белергә мөмкин.

Любовь Декина, күргәзмә эшчәнлеге буенча белгеч

Автор фотосы.Конец формы

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: