Бөгелмә авазы

Бөгелмә тернәкләндерү үзәгендә конкурска йомгак ясадылар

23 нче октябрьдә эшче һөнәрләр елы кысаларында, Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә “Һөнәрләр” дигән темага кроссвордлар конкурсына йомгак ясалды.

 Конкурс балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү һәм эшче һөнәрләр буенча белемнәрен арттыру максатыннан үткәрелә. Әлеге бәйгегә декоратив-гамәли иҗатның төрле техникаларын кулланып башкарылган эшләр тапшырылды.   Һәр катнашучы үз эшен үзе яклады, соңыннан балаларга һәм ата-аналарга иң кызыклы башваткычларны чишәргә тәкъдим ителде. 

 Башваткычларны төзү һәм аларны чишү фикерләү үсешенә ярдәм итә, үз фикерләрен төгәл һәм мантыйкый чагылдырырга, хәтерне күнектерергә, балаларның күзаллауларын киңәйтүгә, зирәклекне үстерергә ярдәм итә, дип санала. 

  Чара ахырында “Креатив, “Иң катлаулы кроссворд, “Табышмакларда һөнәрләр, Тамашачылар симпатиясе номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Татьяна Шакирҗанова, хезмәт буенча инструктор

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: