Бөгелмә авазы

Бөгелмә техник-төзелеш көллияте – WorldSkills Russia стандартлары буенча чыгарылыш имтиханнарын уздыру үзәге

2018-2019 елларда көллият үз базасында WorldSkills Russia стандартлары буенча Татарстан Республикасының 5 көллияте өчен имтиханнар үткәрде. 2020 елда белгечләр һәм компетенцияләр исемлеге киңәя.

2021 елдан көллият Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш көллиятләрен һәм техникумнарын тәмамлаучылар өчен түбәндәге белгечлекләр һәм компетенцияләр буенча WorldSkills Russia стандартлары буенча чыгарылыш һәм арадаш имтиханнар уздыру үзәге булачак:

эретеп ябыштыру технологияләре

мода технологияләре

пешекчелек эше

кондитерлык эше

буяу һәм декоратив эшләр

интерьерлар дизайны

– коры төзелеш

лаборатор һәм химик анализ

ресторан хезмәте.

Барлык белгечлекләр һәм компетенцияләр буенча WorldSkills Russia дөнья чемпионаты дәрәҗәсендәге стандартлар буенча остаханәләр җиһазландырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: