Бөгелмә авазы

Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә - Китап бәйрәме

15 октябрь көнне Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә (җитәкчесе - Флюра Шәрипова) бик күркәм чара - Китап бәйрәме узды. Ул Әдәбият елына багышланган иде.

Чараны алып баручы Эдуард Гафиятуллин агымдагы елда басылып чыккан китапларны санап, аларның авторларын атап үтте, аннары сүзне шәһәр мәктәпләре укытучыларына бирде. Алар әлеге китаплар, аларның авторлары турында үтә җентекле чыгыш ясадылар. Сөйләшү мәдәният үзәге үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Руслан Җәләев, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Шәрипова авторларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Әлфия ЗАРИПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: