Бөгелмә авазы

Бөгелмә талантлы кешеләргә бай

Безнең шәһәрдә үзләренең иҗат җимешләре белән таң калдыра һәм сокландыра торган кул эше осталары яши. Аларның берсе - Оксана Ткаченко.

Элмәккә элмәкне элә-элә, Оксана хайваннар, әкияти затлар, солдатлар, фильм һәм китап персонажлары, самолетлар һәм хәтта су асты көймәсе фигураларын тудыра.

Безнең героиня амигуруми бәйләү сәнгате белән мавыга. Бу техникада, гадәттә, әйберләр зур булмаган үлчәмнәрдә эшләнә, ә хайван һәм кеше фигураларының баш өлеше гәүдәдән шактый зуррак булырга тиеш. Мондый пропорцияләр сабыйлар белән  ассоциацияләнә һәм күңелне нечкәртә. Оксана тудырган курчаклар һәм җәнлекләренең  үзенчәлеге - йөзләрен  кул белән чигүдә.

Аның югары икътисадый белеме бар. Кайчандыр һөнәре буенча эшләгән, әмма кечкенәдән үк кул эшеләре җәлеп иткән аны. Эштән соң гаилә мәшәкатьләре вакытын күп алып, арып- талгач, бүтән шөгыльгә хәле дә калмый торган булган. Әмма иҗат итү теләге барыбер җиңгән.

– Кул эше мине балачактан ук сихерләде. Беркайчан да эшсез утыра белми идем. Янәшәдә бәйләү ыргагы яки энәсе булырга тиеш, дип сөйли Оксана.

Башта кул остасы картиналарын тәре ысулы белән чигә, сәйләннән чәчәкләр үрә, бизәнү әйберләре ясый. Ә җиде ел элек ыргак белән кием бәйли башлый. Бервакыт артып калган эрләү җебеннән курчак һәм җәнлек ясый. Алар бик күңелле һәм кызык килеп чыгалар. Оксана игътибарын уенчык-сувенирлар эшләүгә юнәлтергә була. Интернеттан схемалар эзли, туры килә торган төсне һәм фактураны, эрләү җебен җентекләп сайлый.

Тора-бара хобби бөтен буш вакытын ала, ә аннары эшен дә алыштыра. Яраткан шөгыле белән безнең героиня тәүлегенә 20 сәгать утырырга да мөмкин, ул туйдырмый, чөнки процесс та, нәтиҗә дә зур канәгатьлек китерә.

Бервакыт миннән милли киемнәр кигән курчаклар бәйләвемне сорадылар һәм мин күпмедер вакытка бөтенләй юкка чыктым: телефонга да җавап бирә алмадым, көне буе социаль челтәрләрдә актарындым. Рус, татар, чуваш, мордва һәм безнең чиксез Ватаныбызның башка халыкларының киемнәр үзенчәлекләрен өйрәндем. Зур әйберләрне дә, кечкенәләрен дә бәйләгәндә, барлык нечкәлекләрен ничек башкарырга дип, баш ваттым. Соңгы алты елда мин милли костюмнардагы курчакларның уннарча төрле вариантын ясадым, ди Оксана. – Эшләнмәләр кешеләрдә аерым хис-кичерешләр тудырырга, беркемне дә битараф калдырмаска тиеш. Барлык бәйләүчеләр дә бер үк схема буенча бизәкләр кулланып эш итә. Ә менә аларның урнашуын һәм төсләр гаммасын һәркем үзе сайлый. Мин челтәрдән схеманы алам да, фантазияне эшкә җигәм һәм үз стилемдә уенчыклар иҗат итәм.

Яңа фикерләр һәм илһам килеп торганда, Оксана Ткаченко үз социаль челтәрләренең язучыларын, туганнарын һәм дусларын гадәти булмаган бәйләм   сувенирлары белән сөендерергә вәгъдә итә. Ул амигуруми техникасын кул эшләренең башка төрләре белән катнаштырырга һәм фетрдан уенчыклар ясарга өйрәнергә тели. Якын планда – халык бизәкләре һәм орнаменты өстәп, чигү һәм бисердан мозаика белән фигуралар ясау.

Анастасия БАЛАНДИНА

ФОТОЛАР: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: