Бөгелмә авазы

Бөгелмә табибы Самара өлкәсендә халык хөрмәтен яулый

"Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" стоматология поликлиникасы шәфкать туташы Елена Однодворцева Яңа ел бәйрәме алдыннан Самара өлкәсе "Халык ихтирамы" ("Народное признание") иҗтимагый акциясе лауреаты дип танылды һәм "Батырлык һәм каһарманлык" номинациясендә Дипломга, Кубокка ия булды. Бу бүләк бәлагә тарыган кешеләрнең гомерләрен саклап калган өчен бирелә.

 

Ә бәлагә "М-5" федераль юлында автобус пассажирлары тарый. 6 сентябрь көне була ул. Самара медицина университетының соңгы курс студенткасы Елена ул көнне танышлары белән юлга чыга. Каршыда зур һәлакәт булганын күреп, алар да туктый. Башка техника белән бәрелешкән автобус ауган, тәрәзәсеннән кара төтен чыга. Елена һәм аның юлдашларыннан тагын ике егет автобус янына ташланалар һәм аннан шок хәлендә булган, имгәнгән кешеләрне чыгара башлыйлар. Янәшәдән узып баручы бер машинаны туктатып, аптечка алган Елена мохтаҗ булганнарга беренче ярдәм күрсәтә башлый. "Ашыгыч ярдәм" килеп җиткәнче, барысын да карап чыгарга өлгерә ул. Ул арада ут сүндергеч җайланмалар тоткан кешеләр дә килеп җитә. "Шартлаулар башлангач, кулларым калтырый башлады", - дип искә ала шәфкать туташы.Зыян күрүчеләрнең барысы да исән кала. Бу вакыйгадан соң "Самара өлкәсе автовокзаллары һәм автостанцияләре" җәмгыяте коткаручыларның өчесенә дә Рәхмәт хатлары тапшыра. 27 сентябрьдә исә шул һәлакәткә тарып, исән калган пассажирлар үзләрен коткаручы Самара егетләре Дмитрий Гимнопуло һәм Дмитрий Лутков белән очрашалар, ә Бөгелмәдән Елена Однодворцеваны Мәскәүнең "Звезда" телеканалы чакыра. Очрашуда һәлакәткә тарыган автобус пассажирлары да катнаша. "Поступок" дип аталган программа барышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручыларны "Батырлык өчен" медале белән бүләкли. Самара өлкәсе җәмәгатьчелеге Елена Однодворцева кандидатурасын югарыда әйтелгән акциядә катнашырга тәкъдим итә. Әлеге конкурста жюри сыйфатында Самара халкы чыгыш ясый: "Героизм и мужество" номинациясендә Еленаның җиңүче булуы нәкъ менә халык биргән тавышларның күплегеннән чыгып ачыклана. "Халык ихтирамы" акциясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен 25 декабрь көнне Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин тантаналы төстә шәхсән үзе тәбрикли һәм бүләкли. Үзенең бу гамәлен Елена бер дә батырлык дип санамый. "Кешеләргә ярдәм итәсе, файда китерәсе килү уе кечкенәдән үк бар иде инде, - ди ул. - Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлагач, укырга кая барырга икән дип икеләнеп тору булмады". Төрле югары уку йортларына рәхәтләнеп барып керерлек баллары булган кыз Бөгелмә медицина училищесына укырга керә һәм аны тәмамлагач, стоматология поликлиникасына эшкә урнаша. 20 ел шунда эшли инде ул. 2010 елда Самара медуниверситетында укый башлый, быел ул дипломлы стоматолог-табиб буларак, яңа вазифада эшкә керешәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: