Бөгелмә авазы

Бөгелмә табибәсе турында: Ак халатлы фәрештәләр – КЕШЕ алар

Медицина хезмәткәрләрен ак халатлы фәрештәләргә тиңлиләр, бигрәк тә - һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләгән көннәрдә. Җан һәм тән сәламәтлеге сагында торучыларның бу униформасы аларның кешеләргә булган чиксез мәхәббәте, шәфкатьлелеге, кайгыртучанлык күрсәтүенең бер билгесе булып тора. Әмма алар фәрештә түгел, ә кешеләр. Һәрберсенең үз язмышы, кичерешләре, проблемалары, шатлыклары бар. Укытучылар - тыйнак,...

Медицина хезмәткәрләрен ак халатлы фәрештәләргә тиңлиләр, бигрәк тә - һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләгән көннәрдә. Җан һәм тән сәламәтлеге сагында торучыларның бу униформасы аларның кешеләргә булган чиксез мәхәббәте, шәфкатьлелеге, кайгыртучанлык күрсәтүенең бер билгесе булып тора.

Әмма алар фәрештә түгел, ә кешеләр. Һәрберсенең үз язмышы, кичерешләре, проблемалары, шатлыклары бар. Укытучылар - тыйнак, кырыс классик стильдә, иҗат кешеләре, ничектер, ваемсызрак-иркенрәк, спортчылар, иң мөһиме, уңайлы булсын дип киенергә яратсалар, медикларда бер форма бар - ак халатлар.

Җирдәге фәрештә булу ничегрәк икән соң? Юк, билгеле бер көннәрдә генә түгел, ә гомер буе, һәрдаим кешегә ярдәм күрсәтергә әзер торучының хәле ничек икән? Бу сорауларны без гомуми практика табибәсе, хезмәт ветераны, "Ана даны" дигән хөкүмәт бүләгенә ия булган биш бала әнкәсе Гүзәл Зыятдин кызы ХАНБИКОВАга бирдек.

- Сез үзегезнең хезмәттәшләрегездән, пациентлардан матур күлмәгегезне яшереп тора торган униформагызны яратасызмы?

- Ничек инде үзеңнекен яратмаска мөмкин? Ак халат - минем чынбарлыгым да, язмышым да бит ул. Гомеремне багышлаган юлым да шул. Әйе, кайчандыр аңлы рәвештә, теләп сайлап алган юлым ул. Һөнәремне бик яратам, халатымның да, калфагымның да аклыгын, пакьлеген сакларга тырышам.

- Хуҗасы нинди булуга карамастан, фәрештәләр аңа ярдәм итәләр, яклыйлар, саклыйлар, туры юлны күрсәтәләр. Гүзәл Зыятдиновна, ак киемле җир фәрештәләре дә шундыймы? Фәрештәгә тиңләгән кешеләрнең фәрештәдәй булуын таләп тә итәләр бит әле...

- Шундый! Шәфкать туташымы ул, табибмы, мөһим түгел. Студент чакта безне нәкъ шуңа өйрәттеләр дә. Минем хезмәт стажым саллы гына - 1982 елда мединститут тәмамлаган идем, шуннан бирле табибә булып эшлим. Төрле чаклар булды. Медицина өчен уникаль саналган очракларның шаһиты булырга да туры килгәләде. Кешеләр бит табибка проблемалары булганга киләләр. Врачларның берсе дә начарлык теләми. Чирнең сәбәбен эзли, дарулар яза, дәвалау билгели. Файдалы киңәшләрен әйтә, дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеген тәкрарлый, гомер буе кешене сакларга тырыша. Пациентның социаль статусы, яше, холкы-фигыле, авыруы нинди булуга карамастан, доктор һәрвакыт аның сәламәтлеге һәм тормышы өчен көрәш алып бара һәм барачак.

- Фәрештәләр белән уйда сөйләшәләр. Ә менә җир фәрештәләренә мөнәсәбәт ничегрәк? Пациентларның докторларга карашын әйтүем...

- Төрлечә була. Авыруларның бер ишесе функциональ диагностикалау чаралары узудан, анализ бирүдән баш тарта, табибның аны интуитив дәрәҗәдә аңлавына өмет итә. Кайберәүләр, тормыш кыенлыкларыннан тәмам арып, күңел бушатыр, моң-зары белән уртаклашыр өчен генә дә килә. Өченчеләре, социаль челтәрләрдәге комментарийлар белән "тукланып", үзенең хәле коточкыч начар икәнлеккә чынлап торып ышанып бетеп, алда бернинди дә яхшылык көтми дигән фикерне тәмам сеңдереп, килгәндә үк тискәре караш белән килеп керә. Менә монысы булырга тиеш түгел инде аның! Уйларның гамәлгә аша торган үзлеге бар бит. Бүген уйда йөрткән нәрсәнең көннәрнең берсендә чынлыкка әйләнүе бик ихтимал. Доктор янына керәм дип кабинет ишеген ача икән: "Мин бу табибка ышанам, яратам, чирне дә бергәләп җиңәчәкбез!" дигән уй булырга тиеш кешедә.

- Авыруны кабул иткән чакта ниләр уйлыйсыз сез?

- Минем каршыда утыра торган бу кеше кемнеңдер бик тә якын, кадерле кешесе бит, аны өендә көтәләр, ачык йөзле, күтәренке күңелле булуын телиләр, димен. Көн саен шактый күп кешеләрне кабул итәргә туры килә, алар рәхәтлектән сөйләшеп утырыр өчен түгел, ә сәламәтлеккә бәйле проблемалары белән киләләр. Төрлесе бар, кайвакытта чирнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңлатыр өчен тавыш күтәрергә туры килгән чак та була. Тыныч кына, йомшак кына сөйләгәнне аңламаучылар да бар - һәркемнең үз холкы. Агрессив карашлы пациент белән аралашкач, тиз генә тынычланып та булмый. Ә чират белән кергән икенче пациент моны сизенә, доктор үзенә ачулана дип уйларга да мөмкин. Шуңа күрә, табиб янына уңай караш белән килүче кеше ул үз-үзенә ихтирам күрсәтеп кенә калмый, аның үзе кебек үк табибка килгән авыруларга да хөрмәт күрсәтә булып чыга.

- Киеренке эш көненнән соң гаиләгез ничек каршылый? Үз күңелегезне ничек дәвалыйсыз, моңа Сезнең вакытыгыз, көчегез каламы?

- Билгеле, эштәге барлык кыенлыкны эштә калдырырга тырышам. Һәм киресенчә - өйдәгесен үзем белән эшкә алмаска дигән принциптамын. Әмма бу һөнәрем, эшем күптән яшәү рәвешенә әйләнгән инде, теләсәң-теләмәсәң дә ияреп кайта инде ул. Шатлыгы да, хәсрәте дә. Ә җанга дәва - гаиләм, балаларым, ирем. Мин, беренче чиратта, күп балалы әни, йорт хуҗабикәсе. Ә йортны сәламәтлеге шактый проблемалы булган улым хакына махсус салдык, чыгып йөрергә ишегалды, шөгыльләнергә шөгыле булысын дидек. Аллага шөкер, оныклар шатлыгын да тою насыйп булды инде. Ял көннәрендә үзебезгә чакырабыз, бергәләп бакчада эшлибез, ял итәбез, күңел ачабыз, бабай белән бергәләп, "ни өчен, нигә?"ләргә җаваплар эзлибез.

- Институт, квалификация күтәрү курслары белән генә белем алу чикләнми икән әле алайса?

- Ю-ук, гомер буе укырга, гомер буе өйрәнергә туры килә. Белемнәрне камилләштерү курсларыннан беркайчан да баш тартканым юк. Фармакология, гомеопатия буенча да курсларда укыдым. Бөгелмәдәге медучилищеда укыткан чагым да булды. Педагог булу - җаваплы эш, ә педагог-медик булу - икеләтә. Шуңа күрә күп кенә өстәмә әдәбият өйрәнергә туры килде. Нәкъ менә укыту эшчәнлегемә бәйле рәвештә кардиология белән кызыксынуым артты. 2011 елда шушы белгечлек буенча да укыдым. Узган ел исә функциональ диагностика курсларында булдым. Хәзер мин участок табибы - кардиолог та, ультратавыш белән тикшерү белгече дә. Медицина даими үсештәге фән бит ул, киләчәктә дә белемемне арттыру өстендә эшләүне дәвам иттерми мөмкин булмаячак дип саныйм.

- Кардиолог һәм йөрәккә УЗИ ясаучы белгеч буларак, әйтегез әле, нәрсә соң ул йөрәк?

- Йөрәк - кеше организмындагы кан әйләнешен көйләп тора торган нәни генә мотор ул. Хуҗасының һәрбер эмоциясенә, хис-кичерешләренә бик сизгер. Шуңадыр да, аны ярату органы дип саныйлар.

- Сезнең үзегезнең бу мәхәббәт органы ни хәлдә соң?

- Гаиләмне бик яратам. Якыннарым һәм кадерле кешеләрем тарафыннан һәрчак игътибар, туктаусыз кайгыртучанлык тоеп яшим.

Күргәнебезчә, чирне уңышлы дәвалау безнең үзебездән, кешеләргә, шул исәптән докторга да нинди мөнәсәбәттә торуыбызга турыдан-туры бәйләнгән. Алты ел дәвамында институтта кешеләрне дәвалау, гомерләрен саклап калу юлларын өйрәнгән, белем эстәгән, интернатура узган, квалификация күтәрү курсларында һәрдаим белемен арттырып, һөнәри мөмкинлекләрен киңәйтеп торучы кешегә мистик фәрештә дип түгел, ә чыннан да КЕШЕ дип каравыбызга күп нәрсә бәйле. Әйе, уңышлы дәваланган, терелгән йөзләгән, меңләгән пациентлар арасында күңелсез төгәлләнгән очраклар да юк түгел. Әмма медицина хезмәткәренең турыдан-туры ярдәме белән авыр чирдән котылдым дип, социаль челтәрләрне шаулатырга һәркем дә сәләтле түгел. Врач исеменә уңай фикер, җылы сүз әйткәндә дә дәррәү күтәреп алырга бик ашкынып тору гадәте юк бездә. Әмма, ничек кенә булмасын, пациентның теләктәшлек күрсәткән хәерхаһлы, ышанычлы һәм рәхмәтле карашын доктор һәрчак сизә, тоя ул.

Әңгәмәдәш - Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: