Бөгелмә авазы

Бөгелмә спортчысы бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачак

1998-1999 елларда туган юниорлар арасында Түбән Кама шәһәрендә бокс буенча Татарстан беренчелеге үтте.


Ярышта республиканың 12 шәһәреннән 80гә якын спортчы катнашты. Яхшы нәтиҗәләргә бөгелмәле Илдар Котлыбаев иреште. Илдар "Е.А. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" балаларга өстәмә белем бирү автоном учреждениесендә тәрбияләнә. Аны ярышка әтисе - Марат Котлыбаев әзерли. Үз авырлык категориясендә ул көндәшләрен җиңеп, финалга чыга. Ә менә соңгы бәрелештә бирешә һәм турнирның көмеш призына ия була. Шул рәвешле Илдар бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә юллама ала. Ярыш май аенда Әлмәт шәһәрендә үтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: