Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә 30 октябрьдә малайлар һәм кызлар өчен "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү үзәге үзенең эшен башлап җибәрде. Биредә балалар 3 ноябрьгә кадәр булган каникул вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп уздырачаклар. Алар ислам нигезләрен, гарәп алфавитын, изге Коръән сүрәләрен өйрәнә. Күп кызыклы бәйгеләр, викториналар, мәдәни чаралар да планлаштырылган. Укучыларны дини дәресләр...

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә 30 октябрьдә малайлар һәм кызлар өчен "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү үзәге үзенең эшен башлап җибәрде. Биредә балалар 3 ноябрьгә кадәр булган каникул вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп уздырачаклар. Алар ислам нигезләрен, гарәп алфавитын, изге Коръән сүрәләрен өйрәнә. Күп кызыклы бәйгеләр, викториналар, мәдәни чаралар да планлаштырылган. Укучыларны дини дәресләр генә түгел, спорт чаралары, музейларга, паркларга экскурсияләр дә көтә. Белгечләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чаралары да үткәрәчәк. - Балалар белән Бөгелмә шәһәре мәчетләреннән килгән хәзрәтләр, Урыссудагы "Фәнис" мәдрәсәсе шәкертләре шөгыльләнә, - дип хәбәр итәләр безгә Үзәк мәчеттән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: