Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәрендә туган телгә багышланган чара узды

ЮНЕСКО тарафыннан 2000 елда 21 февраль Халыкара туган теле көне буларак игълан ителде. Дөнья халыклары 6000нән артык телдә сөйләшәләр. Туган тел - беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитне танып белүдә, һәрнәрсәне үз исеме белән атарга өйрәтүдә, шулай ук әти-әниебез, гаиләдә аңлашу, дуслар һәм мәктәп, башка урыннарда аралашуда төп ярдәмче дә булып тора....

ЮНЕСКО тарафыннан 2000 елда 21 февраль Халыкара туган теле көне буларак игълан ителде.

Дөнья халыклары 6000нән артык телдә сөйләшәләр. Туган тел - беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитне танып белүдә, һәрнәрсәне үз исеме белән атарга өйрәтүдә, шулай ук әти-әниебез, гаиләдә аңлашу, дуслар һәм мәктәп, башка урыннарда аралашуда төп ярдәмче дә булып тора.

Телнең кеше тормышында никадәр әһәмиятле икәнлеген мәктәп укучылары да бик яхшы аңлый. 13 февраль көнне шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә узган XX муниципаль "Ачыш" фәнни-гамәли конференциясендә дә ачык чагылды ул. Анда эшләгән Татар филологиясе, тарихы һәм милли мәдәният секцияләрендә чыгыш ясаган укучылар телнең кадерен яхшы аңлый булып чыктылар. Алда аталган секцияләрдә җиңүчеләр булып түбәндәге укучылар танылды: Ралинә Рәхимҗанова һәм Розалина Рамазанова (икесе дә Карабаш 2 нче мәктәбеннән), Эльза Зәйдуллина һәм Диана Имамова (икесе дә Кодаш мәктәбеннән). Алинә Гыйләҗева (Татар Димскәе), Ксения Степанова (Яңа Александровка), Алсу Әхмәтҗанова (3 нче мәктәп) һәм Екатерина Рослякова (1 нче мәктәп) - II урында; Регина Галиева (11 нче мәктәп), Фәнгиз Хәнипов (лицей-интернат), Ләйсән Маннапова (Татар Димскәе), Эльвина Майорова (5 нче мәктәп) - III урында; Ләйсән Газизова (1 нче мәктәп) һәм Заринә Гәрәева (13 нче мәктәп) лауреат булдылар.

Әлеге укучыларны, аларның фәнни җитәкчеләрен фән өлкәсендә ясаган беренче адымнары белән тәбрик итәсе килә. Фәнни эзләнүләре аларга яңа уңышлар китерер дип ышанып калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: