Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә районыбыз имамнарының җыелышы булып үтте

Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә районыбыз имамнарының җыелышы булып үтте. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, шәһәр һәм район имамнары, аксакаллар катнашты. Җыелыш төгәлләнгәч, Марат хәзрәт сөйләм сәнгате буенча дәрес бирде. Сүзнең көче, сөйли белү дин әһелләре эшчәнлегендә зур роль уйный....

Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә районыбыз имамнарының җыелышы булып үтте. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, шәһәр һәм район имамнары, аксакаллар катнашты.

Җыелыш төгәлләнгәч, Марат хәзрәт сөйләм сәнгате буенча дәрес бирде.

Сүзнең көче, сөйли белү дин әһелләре эшчәнлегендә зур роль уйный. Шуңа күрә дә аңа игүтибар көчле.

Гарәп галиме һәм дәүләт эшлеклесе Хәсән бин Сахил үз вакытында улларына мондый нәсихәт биргән: "Сөйләү сәнгатен өйрәнегез. Кешенең башка җанлы затлардан аермасы - үз фикерләрен һәм тоемлауларын сүз ярдәмендә әйтеп бирә белүдә. Кешеләр белән аралашуда камиллеккә ирешәсез икән, сезнең әйләнә-тирәдәгеләр дә камил булырлар".

Мөселман руханилары эшендә тел, сөйләү сәнгатенә һәм аралаша белү осталыгына ия булу бүген дә югары бәяләнә. Шуңа да имамнар, мөгаллим-мөгаллимәләр Ислам нечкәлекләрен дөрес аңлату, дәгъват итү, аудитория алдында мавыктыргыч һәм мантыйклы сөйли белү фәнен үзләштерергә тиешләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: