Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә иртә үсеш төркеме балалары өчен “Тәрбия” төркеме эшли башлады

Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә иртә үсеш төркеме балалары өчен "Тәрбия" төркеме эшли башлады. Балалар белән изге коръән сүрәләрен өйрәнү, татарча сөйләшү, сөйләм телен үстерү, карандаш, буяулар белән рәсем ясау, тукыма, кәгазь һәм табигый материаллар кулланып, аппликация төшерү, пластилин белән эшләү, математика, логик фикерләү, тирә-юньне өйрәнү буенча белемнәрне арттыру буенча дәресләр...

Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә иртә үсеш төркеме балалары өчен "Тәрбия" төркеме эшли башлады. Балалар белән изге коръән сүрәләрен өйрәнү, татарча сөйләшү, сөйләм телен үстерү, карандаш, буяулар белән рәсем ясау, тукыма, кәгазь һәм табигый материаллар кулланып, аппликация төшерү, пластилин белән эшләү, математика, логик фикерләү, тирә-юньне өйрәнү буенча белемнәрне арттыру буенча дәресләр үткәреләчәк. Алар шулай ук тәһарәт алырга, намаз укырга да өйрәнәчәкләр. ноябрь аенда исә балаларга гарәп һәм инглиз телләрен өйрәтә башлау планлаштырыла. Төркем турында сораулар булса, шылтыратыгыз: 8-927-241-85-65.

Зарема ХӨСНЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: