Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәре мэры сайланды

2015 елның 23 сентябрендә иртәнге сәгать 9да муниципалитетның зур утырышлар залында III чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советының I сессиясе булып узды. Сессиянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 1. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советына депутатлар сайлау нәти-җәләре турында. 2. Бөгелмә шәһәренең мэрын сайлау турында. 3....

2015 елның 23 сентябрендә иртәнге сәгать 9да муниципалитетның зур утырышлар залында III чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советының I сессиясе булып узды.
Сессиянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советына депутатлар сайлау нәти-җәләре турында.
2. Бөгелмә шәһәренең мэрын сайлау турында.
3. Бөгелмә шәһәре мэрының урынбасарын сайлау турында.
4. Бөгелмә муниципаль районы Советына "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегеннән вәкил сайлау турында.
5. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының даими комиссияләре турында.
III чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советы I сессиясе эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты. Сессияне иң өлкән яшьтәге депутат Игорь Дашук алып барды.
Бөгелмә шәһәре мэры итеп, Бөгелмә шәһәр Советы депутатлары тарафыннан, бертавыштан (сессия эшендә Бөгелмә шәһәр Советына сайланган
20 депутатның 18е катнашты), Линар Рөстәм улы Закиров сайланды.
Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары итеп, бертавыштан, Ирина Борисовна Белова сайланды.
Бөгелмә муниципаль районы Советына вәкаләтле вәкил итеп, Бөгелмә шәһәр Советыннан Ирина Викторовна Миргалиева сайланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: