Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесен билгеләделәр

Берләштерелгән сессия карары нигезендә, шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Михаил Владимирович Конков билгеләнде. М. Конков 1973 елның 6 декабрендә Бөгелмәдә туган. 2003 елда - "Химик җитештерү һәм төзелеш материаллары предприятиеләре машиналары һәм аппаратлары" белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын, 2013 елда "Сәнәгати һәм гражданлык төзелеше" белгечлеге буенча Казан дәүләт...

Берләштерелгән сессия карары нигезендә, шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Михаил Владимирович Конков билгеләнде.
М. Конков 1973 елның 6 декабрендә Бөгелмәдә туган. 2003 елда - "Химик җитештерү һәм төзелеш материаллары предприятиеләре машиналары һәм аппаратлары" белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын, 2013 елда "Сәнәгати һәм гражданлык төзелеше" белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлый.
Хезмәт юлын 1994 елда "Бөгелмә ашлык продуктлары комбинаты" җәмгыятендә тәэминат бүлеге начальнигы булып башлаган. 2001 елдан "Сатурн", "ВЦ" җәмгыятьләрендә, "Спецстройтехмаш" төзелеш компаниясендә эшләгән. 2012 елның март аеннан ул Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге начальнигы булып эшләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: