Бөгелмә авазы

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җирле 28 яшьлек ханымга карата эш карады.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җирле 28 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять турындагы кодексның 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (суд карары булуга карамастан, балигъ булмаган баласын карап тоту өчен акча түләмәү).

Хөкем ителүче 2016 елның 13 апреленнән үк балигъ булмаган 2 баланы тәрбияләү өчен ай саен хезмәт хакының  яки башка кеременең өчтән бере өлеше күләмендә акча түләргә тиеш булган. Әмма  алимент түләмәгән, балаларга матди ярдәм күрсәтүдән читләшеп йөргән, эшкә урнашмаган.

Алиментлар буенча гомуми бурычы якынча 554 мең сум тәшкил итә.

Хөкем ителүче судта үз гаебен тулысынча таный һәм үкенүен белдерә. Суд аңа 6 айга төзәтү эшләренә тарту рәвешендә җәза чарасы билгеләде,  хезмәт хакының биш проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.

Хөкем карары законлы көченә кермәде, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ленар Миңнебаев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: