Бөгелмә авазы

Бөгелмә сәхнәсендә татар-башкорт дуслыгы

Шәһәребезнең Халыклар дуслыгы китапханәсендә эшләп килүче "Ак тирмә" башкорт клубы әгъзалары кызыклы мәдәни чаралар белән якташларны еш шатландырып торалар. Бу юлы алар, "Ихлас" фольклор ансамбле белән берлектә, башкорт халык шагыйре Рәми Гарипов иҗатына багышланган җырлы-биюле кичә әзерләгәннәр һәм аны 20 апрель көнне 18 сәгать 30 минутта халык хөкеменә тәкъдим итмәкчеләр....

Шәһәребезнең Халыклар дуслыгы китапханәсендә эшләп килүче "Ак тирмә" башкорт клубы әгъзалары кызыклы мәдәни чаралар белән якташларны еш шатландырып торалар.
Бу юлы алар, "Ихлас" фольклор ансамбле белән берлектә, башкорт халык шагыйре Рәми Гарипов иҗатына багышланган җырлы-биюле кичә әзерләгәннәр һәм аны 20 апрель көнне 18 сәгать 30 минутта халык хөкеменә тәкъдим итмәкчеләр. Техника йортында узачак татар-башкорт дуслыгы бәйрәменә керү ирекле булачак. Рәхим итегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: