Бөгелмә авазы

“Бөгелмә-Рунако” футбол командасы булдыра!

8 май көнне Бөгелмәнең "Энергетик" стадионында Татарстанның Югары лига командалары арасында футбол буенча республика чемпионатының икенче тур уены булды. Җирле "Бөгелмә-Рунако" командасы үз кырында Түбән Каманың "Нефтехимигы" белән очрашты. Киеренке уенда Бөгелмә футболчылары 2:1 исәбе белән көндәшләрен җиңүгә иреште. Безнең командадан Айдар Исрафилов һәм Рифат Рәхимҗанов яхшы уен күрсәтте. Ике...

8 май көнне Бөгелмәнең "Энергетик" стадионында Татарстанның Югары лига командалары арасында футбол буенча республика чемпионатының икенче тур уены булды. Җирле "Бөгелмә-Рунако" командасы үз кырында Түбән Каманың "Нефтехимигы" белән очрашты. Киеренке уенда Бөгелмә футболчылары 2:1 исәбе белән көндәшләрен җиңүгә иреште. Безнең командадан Айдар Исрафилов һәм Рифат Рәхимҗанов яхшы уен күрсәтте.
Ике уеннан соң "Бөгелмә-Рунако" командасы алты очко туплады һәм Казанның "Мотор" командасы белән беренче-икенче урыннарны бүлешә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: