Бөгелмә авазы

Бөгелмә “Роспотребнадзор” идарәсе хәбәр итә

Май аеның ун көне эчендә 69 инфекция чире белән авыручы теркәлгән. Болар - эчәк инфекциясе, гепатит С, чәчәк һәм педикулез авыруы белән авыручылар. Хәзер талпаннарның активлашкан чоры. Талпан кадалуның 28 очрагы теркәлгән. "Роспотребнадзор" идарәсе хезмәткәрләре урманга барып йөрүчеләргә сакланырга - озын җиңле өс киеме, чалбарларны оекбашка кыстырып кияргә, баш һәм...

Май аеның ун көне эчендә 69 инфекция чире белән авыручы теркәлгән.


Болар - эчәк инфекциясе, гепатит С, чәчәк һәм педикулез авыруы белән авыручылар. Хәзер талпаннарның активлашкан чоры. Талпан кадалуның 28 очрагы теркәлгән. "Роспотребнадзор" идарәсе хезмәткәрләре урманга барып йөрүчеләргә сакланырга - озын җиңле өс киеме, чалбарларны оекбашка кыстырып кияргә, баш һәм муенны капларга киңәш бирә. Моннан тыш, талпаннарны куркыта торган матдәләр сиптерү дә кирәк. Бу эшне ике сәгать саен кабатлап тору яхшы файда бирә. Бер кеше алкоголле эчемлектән, ике кеше искә агуланып үлгән. Гөмбә ашап агуланучылар юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: