Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының Подлесный бистәсендә яшәүчеләр сайлау участогы комиссиясенең күчмә пунктында тавыш бирделәр

Җирле халык сүзләренә караганда, тавыш бирүнең яңа форматы бик уңайлы булып чыкты.

Фаил Бадыйков үз фикерен җиткерде:
– Подлесный бистәсе зур гына. Гадәттә без Березовка бистәсендә тавыш бирәбез. Бу бик кыен, чөнки бездә өлкән яшьтәге кешеләр һәм үз транспортларыннан башка башка  чит бистәгә барып җитә алмаган кешеләр күп. Күчмә участок бик уңайлы, өстәвенә, пандемия белән бәйле рәвештә, биредә кешеләр дә күп җыелмый. Алар автобуска берәм-берәм киләләр, бер-берсенә комачауламыйлар. Киләчәктә дә безгә тавыш бирү өчен күчмә сайлау участоклары җибәрелер дип өметләнәм. Оештыручыларга тәкъдим ителгән автобус өчен, тиз, уңайлы һәм куркынычсыз тавыш бирү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. 
Күчмә сайлау участокларының "Подстанция", "Кирзавод", "Югары поселок" микрорайоннарында, шулай ук районның Акшуат, Чирково, Олы Базаровка, Базаровка разъезды-500 торак пунктларында эшләве планлаштырылган. 
Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов шәһәрә һәм район халкына 25 июньнән 30 июньгә кадәр сайлау участокларында алдан тавыш бирү үткәрелүен искә төшерә. Шулай ук алар сайлау комиссиясенә, үзләренең бинадан тыш, ягъни өйдә тавыш бирергә теләүләре турында хәбәр итә алалар. 1 июльдә тавыш бирү өчен гаризалар да 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Сайлау участокларының телефоннары һәр подъездның мәгълүмат такталарына эленә. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: