Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының Подгорный мәктәбе «Үсеш ноктасы» марафонында катнашты

Әлеге чара «Мәгариф» милли проекты кысаларында оештырылган.

2020 елның 29 сентябрендә Бөгелмә муниципаль районының Подгорный мәктәбе бөтен Россия буенча «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләренең ачышлар марафонында катнашты.

Мәктәптә интерактив лекцияләр, мастер-класслар, балалар һәм ата-аналар, педагоглар, бәйрәм кунаклары өчен шахмат турнирлары оештырылды. Бу көнне Россия Федерациясе мәгариф министры исеменнән рәсми котлау сүзләре яңгырады, «Үсеш ноктасы»үзәкләрнең федераль челтәре турында видеоролик күрсәтелде. “Мәгариф” милли проектка кергән “Заманча мәктәп” проекты нәтиҗәсендә “Үсеш ноктасы” бөтен ил буенча эшли башлады.

2020 елның 1 сентябреннән махсус укытудан соң мәктәп укытучылары балаларны цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар юнәлешләр буенча әзерли башладылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: