Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының балык фермасында балыкчылар форель (ала балык) тота алачаклар

Фермерлар ел саен тере авырлыкта 6 тоннадан артык балык җитештерәләр.

Бөгелмә районында Балык тоту өчен иң яхшы урыннарның берсе дип Иске Исаково авыл җирлегендә Мөгыйновлар гаиләсенең балык фермасы дип атарга була.

Ферма 1 гектарга исәпләнгән ике буадан тора, анда 5 төрле балык, шул исәптән форель һәм карп үрчетелә. Фермерлар ел саен тере авырлыкта 6 тоннадан артык балык җитештерәләр, сатудан икътисадый нәтиҗә алалар.

Абыйлы-энеле Денар һәм Ленар балыкны уңайлы тоту өчен барлык шартлар тудырганнар: карплар өчен – 24-25 градус җылылыкта аерым ясалма сулык, форель өчен махсус бассейн булдырылган, анда суның оптималь температурасы Цельсий 13-18 градус тәшкил итә.

Фермага килгән кунаклар, бер көн өчен 100 сумнан 300 сумга кадәр акча түләп, палаткаларда урнаша,  шул исәптән балык тота ала.

Балалар су коенсын өчен ясалма ачык бассейн төзелде, җәйге беседкалар куелды. Нияттә – киләчәктә җәйге йортлар төзү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: