Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында юл-патруль хезмәте экипажы исерек шоферны тоткарлады

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яшь җәяүлеләр белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Татарстан Республикасы территориясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте аерым махсуслаштырылган батальоны хезмәткәрләре катнашында рейд чаралары уза. Экипажлар составында шулай ук мотоциклларда юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре дә бар.

– Бөгелмә районында да ял көннәрендә шулай ук юл- патруль хезмәте экипажлары катнашында, шул исәптән ЮХИДИнең мотоциклчылар взводы белән, хокук бозуларны ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән рейд чаралары планлаштырылган иде, – дип аңлатты Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Александр Бобров.

Бөгелмә районының Вязовка бистәсендә рейд чаралары үткәргәндә “ВАЗ-2112” автомобиле игътибарны җәлеп итә. Машина йөртүче, юл-патруль хезмәте экипажын күреп, качарга тырыша башлаган. Нәтиҗәдә, машинаны туктатканнар, автомобиль руле артында утырган ир исерек хәлдә булган. Әлеге тәртип бозу факты буенча машина йөртүчегә карата РФ Администртарив хокук бозулар турындагы кодексның 12 нче маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелде. Шул ук машина салонында булган әлеге техник чараның хуҗасына карата да  исерек хәлдәге кешегә транспорт чарасын тапшырган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8нче маддәсенең 3нче өлеше буенча хокукый материал төзелде. Җиңел машинаны махсус стоянкага урнаштырганнар.

– Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре закон бозучыларның күпчелеген нәкъ менә рейдлар вакытында ачыклый, – дип билгеләп үтте ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең  махсус биремнәр буенча инспекторы Рафаэль Сәгъдиев.

Вязовка бистәсендә юл хәрәкәтендә яшь катнашучылар белән профилактик әңгәмә үткәрелде. Балаларга тематик пособиеләр, яктылыкны кире чагылдыручы элементлар һәм кесә фонарьлары тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: