Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында урып-җыю мәйданы 32,3 мең гектар тәшкил итә

Бүгенге көндә уңдырышлылык гектарыннан 30,9 центнер тәшкил итә.

Татарстанда ике миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган.

Бөгелмә районында урып-җыю мәйданы 32,3 мең га тәшкил итә, уңдырышлылык – гектарыннан 30,9 центнер. Безнең районда атна башына игеннәр барлыгы 10,8 мең гектарда урдырылган, 33,5 мең тонна ашлык суктырылган.

Суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара – 110 мең тонна.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның шул ук датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 168,1 мең га мәйданнан җыелган, 550 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 32,7 центнер булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: