Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында урманнарга баруны тыйдылар

Чикләүләр IV һәм V класслы янгын куркынычы килеп тууга бәйле рәвештә кертелде.

Татарстан хакимияте Бөгелмә районында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларның территорияләренә автомобильләрдә керүне чикләде. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Күрше районнарда да чикләүләр кертелгән. Шулай итеп, нигезләмә Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Буа, Алабуга, Зәй һәм урманчылыклар урнашкан башка районнарга кагыла.

Урманнарга баруны тыю аларның территориясендә янгын куркынычының IV һәм V классларын билгеләү аркасында кертелгән. Ул документ рәсми басылып чыкканнан соң 21 көн эчендә гамәлдә булачак.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: