Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында Татарстан Республикасы Президентына сөт комплекслары төзү турында сөйләделәр

Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясе барышы һәм муниципалитет проектлары белән танышты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Бөгелмә районында булды. Аңа урып-җыю кампаниясенең барышы һәм яңа терлекчелек комплекслары төзелеше турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов «Северная Нива Татарстан» ширкәтенең («ЭкоНива» агрохолдингы составына керә) көзге бодай кырын карады, аның Бөгелмә районында 31 мең гектар эшкәртелә торган җире бар. «Бөгелмә җире бик уңдырышлы, быел да яңгырлар җитәрлек. Биредә халык бик тырыш. Без бөртекле културалар, борчак, соя үстерәбез, карабодай игүбелән шөгыльләнә башладык. Әмма сыерлар өчен азык әзерләүгә төп басым ясыйбыз», диде холдинг җитәкчесе Штефан Дюрр.

ТР Президенты холдингның күпме сөт җитештерүе белән кызыксынды. «Тулаем Россия буенча көн саен 2,6 мең тонна сөт җитештерәбез. Быел – азрак. Алга таба үсеш безгә тагын да күбрәк сөт җитештерергә мөмкинлек бирәчәк», дип җавап бирде инвестор.

Ул хәбәр иткәнчә, Бөгелмә районында предприятие 3,5 мең баш савым сыерына һәм 5 мең баш яшь терлеккә исәпләнгән «Наратлы» терлекчелек комплексы төзи. «Биредә тагын ике терлекчелек комплексы 6 мең баш сыерга исәпләнгән «Иске Сумароково» һәм 3,5 мең баш савым сыерга исәпләнгән «Надеждино» комплексларын төзергә планлаштырабыз, диде холдинг башлыгы Рөстәм Миңнехановка. Ярдәмегез өчен рәхмәт, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, инвесторларга ярдәм күрсәтәсез».

ТР Президенты шулай ук Бөгелмә сөт комбинаты, 1нче икмәк заводы һәм башка җитештерүчеләр продукциясен дә бәяләде. Аннары комбайнчылар, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты.

Очрашуда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм ТР Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров катнаштылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы: “Районда эш яхшы куелган”, – дип басым ясады. – Муниципалитетка яңа инвесторлар килә, бу – районга зур ярдәм. Инвестицияләр күп, планнар зур. Район фермерлар, гаилә фермалары өчен ГРАНТларда актив катнаша. Шулай итеп, грант алучылар ярдәмендә районда өстәмә рәвештә 800 баштан артык мөгезле эре терлек барлыкка килергә тиеш”.

Линар Закиров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә районда 33% мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Бераз артта калулар бар, берничә көн интенсив яңгыр яуды, әмма без барысын да җыярга өлгерәчәкбез – шик юк. Барлык авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары моңа әзер, техника да бар, ул җитәрлек күләмдә. Сүз дә юк, без урып-җыю кампаниясе буенча планны үтәячәкбез», дип ышандырды ул.

Очрашу соңында Рөстәм Миңнеханов алга таба да шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, гаилә фермаларына ярдәм итәргә, шулай ук авыл халкы өчен яңа эш урыннары булдырырга өндәде. «Эш булмаса, кешеләр районнан китә башлаячак», дип йомгаклады ТР Президенты сүзен.

Бөгелмә муниципаль районы порталыннан фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: