Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында суүткәргеч торбалар ремонтланды

Республиканың Биектау һәм Баулы районнарында да кар һәм яңгыр сулары үткәрү өчен билгеләнгән корылмаларны ремонтлауны төгәлләделәр.

Татарстанның өч районы аша уза торган федераль автомобиль юлларында дүрт суүткәргеч торба ремонтланды. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кар һәм яңгыр суын агызып җибәрү өчен билгеләнгән кече ясалма корылмаларны тәртипкә китерделәр.

М7 трассасының 812+640 чакрымында ремонт вакытында юлчылар торбаны тәнен якты полимер тукыма белән санацияләделәр. Шулай ук кайбер стеналарын алыштырдылар, торбаның ике очын ныгыту буенча эшләр башкарылды, – диелә оешма хәбәрендә.

Шундый ук эшләр Р-239 Казан – Оренбург автоюлының 355+194 км һәм 390+178 километрында да башкарылды. Ә М7 трассасының 815+655 километрында озынлыктагы суүткәргеч торбаны ремонтлаганда белгечләр корылманың звеноларын алыштырдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: