Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында пандемия башланганнан бирле коронавирус белән авыруның 26 очрагы теркәлгән

Район башлыгы СOVID-19 аркасында килеп туган хәл уңаеннан аңлатмалар бирде.

Татарстанда 1 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр яңа коронавирус йогышы белән авыруның 540 яңа очрагы теркәлгән. Өлкән яшьтәге кешеләрнең өлеше элеккечә үк 96 процент тәшкил итә. Хезмәт коллективларында авыруның яңа очраклары теркәлүен дәвам итә.

"Мин һәммәгездән дә мәсьәләгә җиңел карамавыгызны, яңа коронавирус инфекциясе таралмасын өчен санитар таләпләрне төгәл үтәвегезне сорыйм. Санитар режимны бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрүне дәвам итәргә кирәк, бигрәк тә – ваклап сату объектларында һәм җәмәгать урыннарында. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерүне оештыру өчен волонтерлык хәрәкәте эшен яңадан башлап җибәрүегезне үтенәм", дип шәрехләде Бөгелмә мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: