Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында Халыкара дуслык көнен билгеләп үттеләр

Халыкара Дуслык көне – кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән бәйрәм. Аны 30 июльдә барысы да билгеләп үтә: аерым кешеләр дә, дәүләтләр дә..

Аерым кешеләр һәм халыклар арасында дуслыкны пропагандалау, башка мәдәниятләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, “Үзәкләштерелгән район клуб системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең структур бүлекчәләре төрле онлайн-чаралар үткәрделәр.
Спас авыл мәдәният йорты интернет-кулланучылар игътибарына “Фронтта дуслык ничек коткарды» дигән танып-белү, Карабаш мәдәният йорты “Ныклы дуслык” дип исемләнгән видео-презентацияләре тәкъдим итте. 
Акбаш күпфункцияле үзәге һәм Кодаш авыл мәдәният йорты “Дусларның ял көннәре юк” һәм “Дуслар мәңгегә берә” дигән фото-коллажлар әзерләделәр. 
Шулай ук Плодопитомник авыл клубыннан “Бергә атлау күңелле” һәм “Дуслык һәм игелек бәйрәме” дигән ике видеоролик күрсәтелде.
Югарыда санап үтелгән һәм башка бик күп чараларны сез “Клубная система” ВКонтакте битләрендә социаль челтәрләрдә карый аласыз.

Автор Эльвира Нургалиева
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: