Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында күңелле яңалык!

“Фәйзуллин йөзүләре” быел Карабашта узачак

Татар әдәбияты һәм әдәбият-сәнгать дөньясы, әдип-шагыйрьләр, мәдәни тормыш вакыйгалары белән кызыксынып баручылар белә булыр – “Фәйзуллин йөзүләре” дип аталган әдәбият, сәнгать һәм спорт бәйрәме халык телендә күптән йөри инде һәм зур кызыксыну уята торган вакыйгаларның берсенә әверелеп бара.

Олпат шагыйребез Равил Фәйзуллинның сөйләвенә караганда, узган гасырның җитмешенче еллары ахырында дуслары-иҗат әһелләре белән табигать кочагында туган көнен билгеләп узган вакытта туган фикерне үстерүдән башланып киткән ул традиция. Равил ага үзе йөзәргә бик ярата икән. Ел саен яңа бер сулык буена барып, шуны иҗат әһелләре белән  йөзеп, аннары табын янында фикерләшеп, иҗади планнар корып кайта торган булганнар алар. Идел, Кама, Казансулардан соң, башка зуррак елга-күлләрне дә “үзләштергәннәр”.  

– 1983 елда “Яшьлек белән саубуллашу” дип, учаклар ягып, ухалар пешереп, зурлабрак оештырдык туган көнне, – дип искә ала Равил ага үзе. –  Ә бер елны Сибгат Хәким, Гариф Ахунов кебек аксакалларны да дәшкән идек. Кырыклап кеше җыелып, шулай уздыргач, журналистлар теленә керде. Күзәтеп, барлап, язып бара башладылар. Шулай китте инде ул...

Инде 40 еллык тарихы булган “Фәйзуллин йөзүләре” былтыр Арчада узган. Язучылар берлеге инициативасы белән, Арча хакимияте дә кызыксынып, матур итеп оештырганнар.

Ә менә быел бу традицион үзенчәлекле чара Бөгелмәдә узачак – Бөгелмә белән Әлмәт районнары чигендә урнашкан “Карабаш диңгезе” кабул итәчәк быел йөзүчеләрне, әдип-шагыйрьләрне! Бөгелмә һәм Әлмәт аксакаллар шурасы җитәкчеләре инициативасы белән эшләнә бу. Яшьләрне сәламәт тормыш рәвешенә, спортка, активлыкка тартуны күздә тотып, нәкъ менә биредә зурлап оештыруны кирәк санаганнар. Инде чараның программасын, графигын да төзегәннәр: 19-20 июльдә озын дистанциядә дә, кыска дистанциядә дә йөзүләр оештырылачак. Яшь чикләүләре каралмаган, теләгән һәр кеше рәхим итсен!

Менә шулай, җәмәгать, ямьле җәйнең матур мизгелләре алда әле! Мөмкинлектән файдаланып, иҗат әһелләре, нефть төбәгенең күренекле шәхесләре белән очрашыйк, күңелле ял итеп,  җәйнең кабатланмас мизгелләре белән хозурланып калыйк!

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: