Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында бүген дә янгын

Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең Якуп урамында янгын

26 ноябрьдә 01 сәгать 33 минутта “ТР буенча ФПС 11 нче отряды” ФДКУнең ПСЧ-64 бүлегенең элемтә пунктына гражданка Р телефоны буенча Бөгелмә МР, Карабаш бистәсе Якуп урамы адресы буенча шәхси гараж януы турында хәбәр килде.

         Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, бөтен мәйданда гараж януы, янгын таралу куркынычы юклыгы билгеле булды. Янгын бүлегенә гаражда беркем дә юк, дип аңлатты хуҗасы.

Янгын нәтиҗәсендә: гараж һәм KIA Sportage автомобиле янып беткән.

Янгынның сәбәбе – мич җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

 

Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары майор Юрий ХРЕБЕТ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: