Бөгелмә авазы

Бөгелмә районының Кодаш авылы бәйрәм итте

Барлык мөселман өммәте белән бергә Кодаш авылы халкы да кешеләрне бер-берсенә якынайтучы, изгелеккә, игелеккә өндәүче Корбан бәйрәмен уздырды. Җыелган хәер акчаларына мәктәп бинасында Кодаш авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен корбан ашы үткәрелде. Мәҗлесне оештыруда авылыбыз өлкәннәренә социаль ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләр Д. Нәбиева, М. Әбүзәрова, К. Сатлыкова башлап йөрделәр. Пенсионерлар шушындый...

Барлык мөселман өммәте белән бергә Кодаш авылы халкы да кешеләрне бер-берсенә якынайтучы, изгелеккә, игелеккә өндәүче Корбан бәйрәмен уздырды. Җыелган хәер акчаларына мәктәп бинасында Кодаш авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен корбан ашы үткәрелде. Мәҗлесне оештыруда авылыбыз өлкәннәренә социаль ярдәм күрсәтүче хезмәткәрләр Д. Нәбиева, М. Әбүзәрова, К. Сатлыкова башлап йөрделәр.

Пенсионерлар шушындый күркәм мәҗлес үткәргәннәре өчен барлык оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

Зөлфия Ибраһимова.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: