Бөгелмә авазы

Бөгелмә районында ташу төшәр чак җитә

Зарыгып көтеп алган яз да килде. Яз килүгә, ташу төшү, су басулар, бу табигый афәткә каршы торырга тиешле структураларның әзерлек мәсьәләсе тагын актуальләшә. Язгы ташу төшү - елгалар тормышындагы бик үзенчәлекле күренеш ул. Шактый гына озак вакытка сузыла торган табигать кануннары буенча бара торган вакыйга ул су күтәрелү сәбәпле, елгаларның...

 

Зарыгып көтеп алган яз да килде. Яз килүгә, ташу төшү, су басулар, бу табигый афәткә каршы торырга тиешле структураларның әзерлек мәсьәләсе тагын актуальләшә. Язгы ташу төшү - елгалар тормышындагы бик үзенчәлекле күренеш ул. Шактый гына озак вакытка сузыла торган табигать кануннары буенча бара торган вакыйга ул су күтәрелү сәбәпле, елгаларның ярларыннан ташып чыгып җәелүе.

О. ВОЛКОВА,
дәүләт инспекторы.

Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.

2016 елгы язгы ташу чорын хәвеф-хәтәрләрсез генә үткәреп җибәрүне тәэмин итү максатыннан, "Ростехнадзор"ның Идел буе идарәсе белән Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы баш идарәсе 2016 елның 29 февралендә "2016 елгы язгы ташу чорын һәлакәтләрсез үткәреп җибәрү өчен Татарстан Республикасы территориясендә булган гидротехника корылмаларының әзерлеген тикшерүне оештыру турында" 114/89/268/П номерлы уртак боерык бастырып чыгардылар, анда су басу ихтималы булган зоналарга эләгә торган объектларны тикшерү барышында, шул зоналарда яшәүче халык белән эшләгәндә "Ростехнадзор", Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җирле үзидарә органнарының һәм башка структураларның бергәләп эш итәргә тиешлеге күрсәтелгән.

Гидротехника корылмаларының 2016 елгы язгы ташу чорын һәлакәтләрсез генә үткәреп җибәрүгә әзерлеген тикшерү чоры 15 мартта башланды, ул 1 майга кадәр дәвам итәчәк.

Гидротехника корылмаларының хуҗалары аларның торышына контрольлек итү, даими төстә тикшереп тору, локаль системаларны гадәттән тыш хәл килеп туганда хәбәр бирү өчен төзек-әзер итеп тотуга еш кына тиешле игътибар бирмиләр. Ә бит бу таләпләр һәм башкалары да "Гидротехника корылмаларының куркынычсызлыгы турында"гы 117 нче номерлы Федераль Законда күрсәтелгән.

Моннан тыш, гидротехника корылмаларының торышы канәгатьләнерлек хәлдә түгеллегенә, аларга хезмәт күрсәтү өчен квалификацияле персоналның юклыгына, буалар тирәсендәге җир асты суларының күтәрелү дәрәҗәсенең үлчәнеп тормавына, һәлакәт була калса, аны бетерү планы, җирле инструкцияләр булмауга кагылышлы сораулар да ачык килеш кала. Ә тагын милек хуҗалары тарафыннан буаларның декларациясен төзү башкарылмый, шул ук вакытта декларация төзер алдыннан үткәрелергә тиешле тикшеренү эшләре дә алып барылмый.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү өчен саклык чаралары комплексын гамәлгә ашыруга әзер булу, гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен, килгән зыянны мөмкин кадәр азайту, су басу ихтималы булган зоналардагы объектларны саклауга әзерлек, законлы төстә, яисә килешүләр нигезендә алынган күзәтү астындагы гидротехника корылмаларын эксплуатацияләүче предприятие һәм оешмаларның язгы ташу суларын үткәрүгә әзерлеге мәсьәләләренә, килеп чыгу ихтималы булган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, нәтиҗәләрен юк итү өчен резервлар һәм һәлакәт очрагында кирәк була торган запас материаллар булдыруга аерым игътибар бирү таләп ителә.

Бу шартларның барысын да исәпкә алып, гидротехника корылмаларының куркынычсызлыгына кагылышлы законнарны бозу очракларын ачыклау һәм аларны бетерү юнәлешендә эш даими төстә алып барылырга тиеш. Һичшиксез, махсус службаларның бердәм төстә һәм үзара килешеп, нәтиҗәле эш итүе генә язгы кар суларының хәвеф-хәтәр китерми үтеп китәчәген, һәлакәт очракларын булдырмый калуны тәэмин итәргә сәләтле.

Реклама хокукында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: