Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы Зеленая Роща мәдәният йортында тылсымлы да, күңелле дә булды

Зелёная Роща мәдәният йортында А. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры артистлары булып китте. Кышкы каникул вакытында алар "Тылсымлы уенчыклар маҗаралары" дигән күңел ачу программасы тәкъдим иттеләр. Яңа елга кагылышлы вакыйгаларда, билгеле ки, тискәре холыклы геройлар күп этлек эшләргә яраталар. Ләкин якты көчләр һәм яхшылыклар аларны җиңеп чыгарга ярдәм...

Зелёная Роща мәдәният йортында А. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры артистлары булып китте. Кышкы каникул вакытында алар "Тылсымлы уенчыклар маҗаралары" дигән күңел ачу программасы тәкъдим иттеләр.

Яңа елга кагылышлы вакыйгаларда, билгеле ки, тискәре холыклы геройлар күп этлек эшләргә яраталар. Ләкин якты көчләр һәм яхшылыклар аларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Бу юлы да матур итеп бизәлгән чыршыбызда утларны кабызмас өчен Эссе белән Челлә нык тырыштылар, җитмәсә чыршыдагы уенчыкларны да сихерләп куйганнар. Әмма безнең Зелёная Роща балалары аларга гына бирешерлек түгел: уен-көлке, җыр-бию ярдәмендә һәм, әлбәттә, Кыш бабай һәм Кар кызы булышлыгы белән, барысы да искиткеч яхшы тәмамланды: чыршыда утлар да кабынды, кәефләр дә күтәренке булды, бүләкләр дә килеп җитте...

Ирина ИШКОВА, китапханәче.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: