Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссияләре хәбәре

2016 елның 3 августыннан 6 сентябренә кадәр Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссияләре 2016 елның 18 сентябрендә - тавыш бирү көнендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча исемлеккә кертелгән сайлау участогына килә алмаячак сайлаучыларга хисаптан төшерү таныклыгы бирәчәкләр. Хисаптан төшерү таныклыгы алу өчен...

 

2016 елның 3 августыннан 6 сентябренә кадәр Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссияләре 2016 елның 18 сентябрендә - тавыш бирү көнендә VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча исемлеккә кертелгән сайлау участогына килә алмаячак сайлаучыларга хисаптан төшерү таныклыгы бирәчәкләр.

Хисаптан төшерү таныклыгы алу өчен атнаның эш көннәрендә 9-18 сәгатьтә, шимбә көнне 9 - 13 сәгатьтә, үзегез белән паспорт алып, түбәндәге адресларга мөрәҗәгать итәргә: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7, 312 нче бүлмә (шәһәр территориаль сайлау комиссиясе); 106 нчы бүлмә (район территориаль сайлау комиссиясе).

7 - 17 сентябрьдә хисаптан төшү таныклыгын шул ук сәгатьләрдә үзегез исемлеккә кертелгән участок сайлау комиссияләрендә ала аласыз.

Белешмәләр өчен телефон: 4-46-60, 4-06-89, 4-30-99.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: