Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты катнашында нефть саммиты үтте

ТР нефть табу компанияләренең төп киңәшмәсе республикада «кара алтын» чыгара башлауга 75 ел тулуга багышланган.

(Карабаш, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Карабаш бистәсендә республикада «кара алтын» чыгара башлауга 75 ел тулуга багышланган Нефть саммиты ачылды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Ул республиканың нефть, технология предприятиеләре һәм оешмаларының яңа эшләнмәләре урын алган күргәзмә белән танышты. Алар арасында «Татнефть» ГАҖ, «Татнефть» компаниясенең «Бөгелмә механика заводы», «РИТЭК» АҖ, «Кварт» ГАҖ, «Нефтех» ЯАҖ, «ЭЛКАМ», «ТатПром-Холдинг», «ТАПАРТ», «НПФ «Пакер» компанияләре, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты бар.

атарстанның нефть элитасы тармакны алга таба үстерүдә консолидацияләнгән позиция булдыру өчен 17нче тапкыр җыелды.

Аерым алганда, «Татнефть» компаниясе «кара алтын» чыгаруда цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Моннан тыш, ТР Президентына «ТАНЕКО» Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының цифрлы «игезәге» хакында сөйләделәр. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: