Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы предприятиесе өлешчә үз хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды

Татарстанда ике предприятие үз хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча бурычларны өлешчә бетергән. Сигез хезмәткәргә 240 мең сумнан артык акча түләнгән, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте

Мәсәлән, «Полигран» ҖЧҖ пластмасса плитәләре, полосалар, торбалар һәм профильләре җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Теләче районы предприятиесе 6 хезмәткәр алдындагы хезмәт хакы буенча 130 мең сумлык бурычны кайтарды.

Моннан тыш, Бөгелмә районының төзелеш предприятиесе хезмәт хакы буенча бурычларны өлешчә кайтарды. Бөгелмә «Мелиорация» күчмә колоннасы " ААҖ 2 хезмәткәр алдында 111 мең сум акча түләгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычлылар белән эш даими нигездә алып барыла һәм Хөкүмәт контролендә тора. «Татар-информ»МА хәбәр итә.

 

Фото: https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: