Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Азан-2021» бәйгесендә катнашырга чакыра.

Чара 21 март көнне түбәндәге адрес Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә үтәчәк: Кызыл Бистә урамы, 68.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте теләгән бар кешеләрне Татарстан Республиксы Көньяк -Көнчыгыш казыяте мәчетләренә йөрүчеләр арасында үткәрелә торган  «Азан-2021» бәйгесендә катнашырга чакыра.

Балалар һәм өлкәннәр арасында конкурс Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырыла.

Чара 21 март көнне түбәндәге адрес Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә үтәчәк: Кызыл Бистә урамы, 68.

Бәйге, катнашучыларның яшенә карап, өч номинациядә уза:

1нче төркем – 7-18 яшьлекләр;

2нче төркем –  19-40 яшьлекләр;

3нче төркем – 41 яшьтән өлкәнрәкләр.

Мәртәбәле жюри катнашучыларның дикциясенә, азан текстын дөрес яңгыратуына, көйләү аһәңенә-моңына, костюмының бәйге асылына туры килү-килмәвенә карап, бәя бирәчәкләр.

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: