Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы ЗАГС идарәсендә быел дүртенче тапкыр “король игезәкләрен” – кыз һәм ир бала тууны теркәделәр

Бу вакыйга 30 июльдә булды.

Андрей Евгеньевич һәм Мария Михайловна Кондратьевлар гаиләсендә 22 июльдә игезәк кыз һәм малай туды. Милена һәм Матвейны – әти-әниләре сабыйларын әнә шулай атаган – Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 594нче һәм 595нче булып теркәгәннәр.

Король игезәге – күп кенә ата-аналар өчен тансык пар. Шулай булмый ни:  чын язмыш бүләге бит –  малай да, кыз да берьюлы тусын әле! Бәхетле ата-ана бер үк вакытта ул да, кыз да тәрбияли ала.

ЗАГС бүлеге белгечләре яшь һәм бәхетле ата-аналарга беренче хокукый  документлар: сабый туу турында таныклыклар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

Кондратьевлар гаиләсе алдында хәзер зур һәм мактаулы бурыч тора – үрнәк булырлык балалар үстерү һәм тәрбияләү. Алар йортында һәрвакыт тынычлык, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен,чөнки Милена белән Матвейның бәхетле балачагына нигез дә шул бит!

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: