Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Корбан бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле мөселманнар, бөгелмәлеләр! Корбан бәйрәме белән!

Сезне бөек Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге бәйрәм барлык мөселманнар өчен олы йөрәкле һәм шәфкатьле булу, гаделлек һәм иман ныклыгы, якыннарың турында кайгыртучанлык күрсәтү символы булып тора. Һөзләрчә еллар дәвамында ул кешеләрнең үзара якынаюына, җәмгыятьтә рәхим-шәфкатьнең ныгуына хезмәт итә, дини карашларга, традицияләргә ихтирам тәрбияли. 
Бөгелмә районы мөселманнары барлык башка дин әһелләре белән тыныч-тату гомер кичерәләр, дини-рухи һәм милләтара теләктәшлекне, тынычлыкны саклауга бәяләп бетергесез зур өлеш кертәләр. 
Бу матур бәйрәм көндә һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим! Йортыгызда тынычлык, иминлек булсын! 
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: