Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль район социаль яклау идарәсе начальнигын билгеләделәр

Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгының Бөгелмә районы социаль яклау идарәсе начальнигы вазифасына Илмира Әхмәтова билгеләнде. И. Әхмәтованың хезмәт эшчәнлеге әлегә кадәр Бөгелмә үзәк район хастаханәсе белән бәйле булган. 1989 елдан ул - шәфкать туташы, 1999 елдан - баш табибның медицина бүлеге, гражданлык оборонасы һәм мобилизация эшләре буенча урынбасары, ә 2013...

Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгының Бөгелмә районы социаль яклау идарәсе начальнигы вазифасына Илмира Әхмәтова билгеләнде.
И. Әхмәтованың хезмәт эшчәнлеге әлегә кадәр Бөгелмә үзәк район хастаханәсе белән бәйле булган. 1989 елдан ул - шәфкать туташы, 1999 елдан - баш табибның медицина бүлеге, гражданлык оборонасы һәм мобилизация эшләре буенча урынбасары, ә 2013 елның сентябреннән баш шәфкать туташы булып эшләгән.
Мактау кәгазьләре арасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Мактау грамотасы, "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе администрациясе Мактау грамотасы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: