Бөгелмә авазы

Бөгелмә механика заводы идарәсе бинасында гамәли өйрәнү-күнекмәләр алу дәресләре булды

"Татнефть" гавами акционерлык җәмгыяте Бөгелмә механика заводы идарәсе бинасында гамәли өйрәнү-күнекмәләр алу дәресләре булып узды. Өйрәнүләр барышында янгын чыга калган очракта штаттан тыш янгын сүндерү оешмалары әгъзаларының да, завод хезмәтчәннәренең дә бинадан чыгып китү тәртибен белүләре, ниләр эшләргә тиешлекләре искә төшерелде һәм кичектергесез үтәргә кирәк булган гамәлләрне кабатлау вакытында яңа...

"Татнефть" гавами акционерлык җәмгыяте Бөгелмә механика заводы идарәсе бинасында гамәли өйрәнү-күнекмәләр алу дәресләре булып узды.

Өйрәнүләр барышында янгын чыга калган очракта штаттан тыш янгын сүндерү оешмалары әгъзаларының да, завод хезмәтчәннәренең дә бинадан чыгып китү тәртибен белүләре, ниләр эшләргә тиешлекләре искә төшерелде һәм кичектергесез үтәргә кирәк булган гамәлләрне кабатлау вакытында яңа күнекмәләр үзләштерелде.

Менә касса бүлмәсенә ут капты... Завод идарәсе хезмәткәрләре эвакуацияләнде, штаттан тыш оешма әгъзалары бу очракта инструкция буенча ни эшләргә тиеш булсалар, барысын да төгәл үтәделәр.

­- Биредә үткән уку-өйрәнүләр чыннан да янгын чыга калган очракта, завод идарәсе хезмәтчәннәренең бинадан эвакуцияләнергә тулысынча әзер икәнлекләрен күрсәтте, - ди 21 нче янгын сүндерү часте инженеры Юлия Шәйхетдинова.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: