Бөгелмә авазы

Бөгелмә медиклары дуңгыз гриппы турында нәрсә ди

Республикада А/Н1N1/2009 гриппының дүрт очрагы теркәлде.


Барысы да гриппка каршы прививка ясатмаган кешеләр. Вакытында дәвалау аркасында алар хастаханәдән савыгып чыккан. Балалар арасында да, өлкәннәр арасында да эпидемия күзәтелми. Бөгелмә медиклары дуңгыз гриппыннан куркырга сәбәпләр юк ди. Әмма беренче билгеләре күренү белән үк шифаханәгә мөрәҗәгать итү мәҗбүри. Табиблар гыйнвар азагында, февраль башында гриппның артуын фаразлый. Барлык медицина учреждениеләре дә эпидемия очрагына әзер. Кешеләргә грипптан саклану өчен прививка ясатырга кирәк. Көз көне үк прививка ясаткан кешеләр гриппны җиңелчә салкын тию кебек кенә кичерә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: