Бөгелмә авазы

Бөгелмә Өлкәннәр көненә әзерләнә

Бу атнаны "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе киңәйтелгән режимда узды. Шәһәр һәм районыбызның эре оешма-предприятие хуҗалары да чакырылган иде. Сәбәбе - якынлашып килүче Өлкәннәр көненә әзерлек. Бу - авыл хуҗалыгы ярминкәләре, ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын вәкилләренә өйләрен җыештырырга ярдәм итү, концерт программалары, чәй өстәле артында очрашулар, мәрхәмәт акцияләре. 1 октябрь көнне өлкәннәргә...

Бу атнаны "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе киңәйтелгән режимда узды. Шәһәр һәм районыбызның эре оешма-предприятие хуҗалары да чакырылган иде. Сәбәбе - якынлашып килүче Өлкәннәр көненә әзерлек.

Бу - авыл хуҗалыгы ярминкәләре, ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын вәкилләренә өйләрен җыештырырга ярдәм итү, концерт программалары, чәй өстәле артында очрашулар, мәрхәмәт акцияләре. 1 октябрь көнне өлкәннәргә автобусларда йөрү бушлай булачак. 29 сентябрь көнне социаль яклау бүлегендә Ачык ишекләр көне, Пенсия фондында "кайнар линия" эшләячәк. Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлектә поликлиниканың "Сәламәтлек үзәге" үз ишекләрен ача. Ялгыз яшәүче картларның өйдә мобиль бригадалар ярдәмендә сәламәтлекләрен тикшерү уздырырга һәм стоматология хезмәтләреннән дә файдаланырга мөмкин булачак. Компьютерда эшләргә өйрәнү курслары эшли башлаячак. Бу көннәргә социаль учреждениеләрнең һәркайсында күпләгән чаралар үткәрү планлаштырылган.

"Бүгенге көн өлкән буын вәкилләре - иң авыр чор узган кешеләр. Бөек Ватан сугышы еллары, сугыштан соңгы ачлык еллары... Без аларның кадерен белергә тиеш, шуңа күрә, хөрмәтле җитәкчеләр, берегез дә бу көннән читтә калмагыз. Нибары бер көн генә булса да, чын күңелдән котлап, бүләк ясасагыз, ул сезгә йөз мәртәбә артып кайтыр", - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Линар Закиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: