Бөгелмә авазы

Бөгелмә кырларына яңгырлар кирәк

Эсселек үз эшен эшли, җирдә дым бетү сәбәпле, районда корылык башланды. Күрсәткечләргә караганда, җирдәге дым бу чорда 63 миллиметр булырга тиеш, ә чынлыкта исә бары 12 миллиметр гына. Үсентеләрне корылык чорында коткарып калу ысуллары бар икән. Бу турыда шимбә -- 25 июнь көнне узган видеокиңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

 

Эсселек үз эшен эшли, җирдә дым бетү сәбәпле, районда корылык башланды. Күрсәткечләргә караганда, җирдәге дым бу чорда 63 миллиметр булырга тиеш, ә чынлыкта исә бары 12 миллиметр гына.

Үсентеләрне корылык чорында коткарып калу ысуллары бар икән. Бу турыда шимбә -- 25 июнь көнне узган видеокиңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Бүгенге көндә бодай культураларын "стресска каршы" препаратлар белән эшкәртәләр. Шул рәвешле, коры һава торышын үсентеләр җиңелрәк кичерә икән. Бу эшкә республиканың барлык районнары да керешкән. Бөгелмәдә исә ике хуҗалык "кызыл зона"га элләккән. "Нур" белән "Расвет" җәмгыятьләре әлеге препаратны кулланудан баш тарткан булып чыкты. Озак та тормыйча, әлеге эшне башкармасалар, әлеге хуҗалыклар уңышсыз калырга мөмкин.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: