Бөгелмә авазы

Бөгелмә көллияте беренче тапкыр дәрәҗәле чемпионатны кабул итте

Бүген, 29 октябрьдә Бөгелмәдә инвалидлар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020»VI Милли чемпионатының төбәк этабы тәмамлана.

Соңгы ярыш хәзерге вакытта Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә уза.

«Социаль эш» компетенциясе буенча финалга чыгу хокукы өчен Азнакай, Казан һәм Бөгелмә вәкилләре көрәшә. Компьютерларда конкурсантлар билгеле бер максатчан төркем өчен анкеталар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен чараны оештыручылар өчен белешмәлекләр, профилактик әңгәмәләр әзерлиләр һәм ситуацион бурычларны хәл итәләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте беренче тапкыр «Абилимпикс» милли чемпионатын уздыру мәйданчыгы булды.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

ФОТО: Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: