Бөгелмә авазы

Бөгелмә халыкны социаль тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарга булышуларын дәвам итәләр

Алар өлкән яшьтә булуның кыенлыкларын һәм чир тудырган авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр.

Социаль хезмәткәр һөнәре коткаручылар эшенә тиң. Аларга да, боларга да авыр тормыш хәлендә калган кешеләр мөрәҗәгать итә. Социаль өлкә хезмәткәрләренең эш көннәре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең эш көннәре кебек үк батыр күренмәсә дә,   җаваплылык һәм авырлыгы ягыннан аларныкыннан бер дә ким түгел. Коткаручылар кебек үк, биредә дә авырлыклар алдында чигенергә күнекмәгән кешеләр эшли.

Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре көн саен өлкән яшьтәге мохтаҗ гражданнарга һәм инвалидларга көнкүрештә ярдәм итәләр, аларның социаль статусын хуплыйлар, яшькә һәм чирләренә бәйле кыенлыкларны җиңәргә булышалар. Хезмәт көннәре бик киеренке уза. Көн тууга, иртәдән үк һәр социаль хезмәткәр үз карамагындагыларга шылтыратып, азык-төлеккә яки даруга заказ бирергә онытмаганмы икәнен ачыклый һәм шуннан соң гына үзенең көндезге маршрутын планлаштыра башлый.

Социаль хезмәткәрнең бурычлары һәм мәшәкатьләре күп төрле. Шуңа күрә социаль хезмәткәр, беренче чиратта, игелеклелек һәм ярдәмчеллек сыйфатларына ия булырга тиеш.

Безнең оешмада искиткеч, намуслы һәм җаваплы социаль хезмәткәрләр – барлыгы 48 кеше эшли. Алар карамагындагылар – өлкән яшьтәге кешеләр, һәркайсының үз холкы, тормышка карашы, кәефләре дә төрле чакта төрлечә була. Алар кайчак кечкенә балалар кебек көйсез дә булырга мөмкин. Әлеге эш зур күләмле эш башкаруны гына түгел, ә хезмәт кенә түгел, зур түземлелек, аңлый һәм кеше хәленә керә белү дә сорала. Безнең һәр хезмәткәребез аларның җаен җайлап, һәрберсенә җылы сүз табып эшли.

Ольга Тумаева, социаль эш буенча белгеч  

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: