Бөгелмә авазы

Бөгелмә кешесен эзләүдә туганнары ярдәм сорый

1982 елның 6 декабрендә туган Илдар Тәлгать улы Хәнәфиев югалган.

Бөгелмәдә 1982 елның 6 декабрендә туган Илдар Тәлгать улы Хәнәфиев югалган.

Ир-ат 1 мартта 7:05 сәгатьтә Бөгелмә автовокзалыннан Лениногорск шәһәренә эшкә киткән. Ләкин эшкә килмәгән, өенә кайтмаган.

Тезгә кадәр кара куртка, кара бүрек, кара кроссовка кигән була. Кулына кара төстәге пакет тоткан. Соңгы тапкыр шәһәр автовокзалы территориясендә урнашкан видеокүзәтү камерасында күренгән.

Илдарның кайдалыгы турында ниндидер мәгълүмат булса, туганнары 8-987-220-99-40 (Индира) һәм 8-919-697-84-43 (Рузилә) телефоннары буенча хәбәр итүне сорыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: