Бөгелмә авазы

Бөгелмә иреклеләренең V форумы үтте

Бөгелмә муниципаль районы иреклеләренең V юбилей форумы булып узды.

Яңартылган “Яшьләр сарае үзенә гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта, югары һөнәри белем бирү уку йортларыннан 80нән артык вәкилне җыйды.

Форумны оештыручылар - Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярдәме белән БМР ирекле ярдәмчелекне үстерү координация үзәге Яшьләр сарае МБУ белән берлектә катнашучылар өчен Социаль проектлаштыру. Россия стандартлары.”, “Ирекле диктант”, “РИСК интеллектуаль уены, экспертлар белән очрашу кебек   зур программа әзерләгән иде.

Укучыларга һәм студентларга сәламләү сүзе белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы урынбасары Константин Круглов мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларга аларның фидакарь хезмәтләре, ярдәмчеллекләре өчен рәхмәт белдерде һәм форумда нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

Экспертлар белән очрашу кысаларында, мәгълүмати куркынычсызлык буенча белгеч Алексей Шоркин иреклеләрне яшьләр арасында медиакуркынычсызлык белән таныштырды, җәмәгать эшлеклесе Станислав Недобежкин Грант конкурсларына гаризалар бирүнең актуаль аспектлары дигән мастер-класс үткәрде, Җиңү волонтерлары җитәкчесе Азат Идрисов Җиңү волонтерлары Бөтенроссия хәрәкәте эшчәнлеген тәкъдир итте, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Алексей Мухалев Яшьләр эшкуарлыгы. Кире элемтә” дип аталган түгәрәк өстәл оештырды.

Һәр команда социаль әһәмиятле темага проектны тәкъдим итүдә үз көчләрен сынап карады. Шулар арасыннан өч проект: Чиста хәтер(БМУ), Мин – волонтер(БППК) һәм100 онытылган исем (БСТК) экспертларны үз уникальлеге белән таң калдырды.

Форумның финал аккорды булып, активистларны һәм иреклеләр конкурсларының җиңүчеләрен бүләкләү булды.

 

Наталья КУЛАГИНА,

Иреклеләр үсешенең координация үзәге җитәкчесе

Марина ЧЕРЕПАНОВА фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: