Бөгелмә авазы

Бөгелмә иреклеләр хәрәкәте вәкилләре - “Язгы игелекле эшләр атнасы” акциясендә

"Мин мөһим дип саныйм икән, бу башкаларга да мөһим" - Бөгелмә иреклеләр хәрәкәте вәкилләре "Язгы игелекле эшләр атнасы" акциясе кысаларында әнә шундый чара үткәрделәр. Педагоглар Оксана Юдахина белән Ләйсән Әхмәтова һәм приютта тәрбияләнүчеләр шәһәребезнең пычраклыгына каршы "баш күтәреп", ишегалларына чыгып киттеләр һәм ватык эскәмияләрне төзәттеләр, подъезд алларын себерделәр, иң мөһиме,...

"Мин мөһим дип саныйм икән, бу башкаларга да мөһим" - Бөгелмә иреклеләр хәрәкәте вәкилләре "Язгы игелекле эшләр атнасы" акциясе кысаларында әнә шундый чара үткәрделәр.

Педагоглар Оксана Юдахина белән Ләйсән Әхмәтова һәм приютта тәрбияләнүчеләр шәһәребезнең пычраклыгына каршы "баш күтәреп", ишегалларына чыгып киттеләр һәм ватык эскәмияләрне төзәттеләр, подъезд алларын себерделәр, иң мөһиме, әлеге проблеманың һәркем өчен дә мөһим булганлыгына төшенделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: