Бөгелмә авазы

Бөгелмә идарәче компанияләре кышкы чорга әзер түгел

Идарәче компанияләрнең техник хезмәткәрләре һәм кар чистарту техникасы җитәрлек булмау ишегалларының вакытында чистартылмавына сәбәп булырга мөмкин.

Бөгелмә мэриясендә автомобиль юлларын һәм ишегалды территорияләрен кышкы чорда карап тоту мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы алып барды.

Бу атнада безне һава шартларының үзгәрүе көтә. Якын көннәрдә яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем булачак, ә төнлә һава температурасы минус алты градуска кадәр төшәчәк. Мондый шартларда бозлавык барлыкка килү куркынычы бар, – диде шәһәр мэры.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров йөкләмәсе буенча узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков тарафыннан “Бөгелмә-Сервис” подрядчы оешмасының, шулай ук идарәче компанияләрнең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең (ТСЖ) кышкы чорга әзерлеге буенча комиссия тикшерүе үткәрелде.

Хәзерге вакытта Бөгелмәдә юл өслекләрен карап тоту эшләрен “Бөгелмә Сервис” подрядчы оешмасы башкара. Кышкы чорга 22 махсус техника әзерләнгән, алар арасында – “КДМ”, “РОТОР”, төягечләр, грейдерлар. 5 тонна реагент, 80 тонна тоз һәм 800 куб метр ком сатып алынган. Комиссия әгъзаларының подрядчы эшенә карата дәгъвасы булмады.

Кызганычка, идарәче компанияләрне һәм торак милекчеләре ширкәтләрен тикшерү нәтиҗәсе канәгатьләндерерлек түгел. Идарәче компанияләрнең техник персоналы һәм кар чистарту техникасы җитәрлек булмау сәбәпле, киләчәктә ишегалларының вакытында чистартылмавы бик ихтимал.

Хезмәтне саклау буенча проблемалы мәсьәләләр – эшчеләрнең, техниканың җитәрлек булмавы – 6 идарәче компаниягә 6 берәмлек кар чистарту техникасы гына икәнлеге ачыкланган. Моннан тыш, аз механикалаштырылган техника бөтенләй юк. Бозлавыкка каршы материаллар да җитәрлек күләмдә сатып алынмаган.

– Алты ел эшләү дәверендә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре директорлары һәм хуҗалары бер генә техника да сатып ала алмады. Бу – алар кул астындагы йортларда яшәүчеләргә һәм үз вазифаларына карата төкереп карау, – дип, ризасызлык белдерде Бөгелмә мэры.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә, зона торак инспекциясе белән берлектә, кышкы чорда торакчыларның эшен аерым контрольгә алырга кушылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: